"...Әйе, ул корсаклы... Менә бераздан соң аның сары...

"...Әйе, ул корсаклы... Менә бераздан соң аның сары гына, йомшак кына бер баласы була, юк аныкы түгел, Аннаныкы. Аннаныкы түгел. Юк, аныкы. Ул баланы чиркәү суында коендырып, Вася, Яша дип исем кушалар. Ул бала, ягъни ул Вася, ул Яша Шәмсинеке була... Шәмсинең баласы була. Белемсез баласы була. Шәмси үзе ничек әтисе Габдулла угылы булса, бу да шулай Шәмсинең угылы була... Ләкин Шәмсинең әтисе - әти. Бу шул сары урыс малаена баба була. Василий Шәмсиевич була... Шәмси үлсә, ул да ягъни Шәмсигә дога кылырга чиркәүгә бара. Аның рухына төртенә, аның котылуы өчен шәм куя..."

(Гаяз Исхакый, әсәрләр, 2нче том, "Ул әле өйләнмәгән иде", 401-402нче битләр)

#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #унтугызынчыкөн
0
У записи 11 лайков,
0 репостов,
678 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям