"Менә җыеннар җитте. Мөәззин кызы, угылы, Анна, Шәмси,...

"Менә җыеннар җитте. Мөәззин кызы, угылы, Анна, Шәмси, чирекләргә кымызлар тутырып, пар ат җигеп, җыеннарга йөрергә тотындылар. Алар анда ат чапканны, көрәшкәнне карадылар. Кичләрне курай мәҗлесләрендә хозур булдылар. Ашказар буе башкортларының моңлы дәртләрен, шул яланнар, шул болыннар исе чыгып тора торган "Тәфтиләү"ләрен, "Сакмар буйлары"н, озын иттереп йөрәктән чыгарып, авыртусыз җырлый торган, башкортларның иркенлеге, муллыгы бетүгә сыкрый торган Салават көйләрен тыңладылар..."

(Гаяз Исхакый, әсәрләр, 2нче том, "Ул әле өйләнмәгән иде", 397нче бит)

#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #унсигезенчекөн
0
У записи 11 лайков,
0 репостов,
628 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям