" Ул чиркәү ишеге төбендә ике кулына ике кызын тоткан Аннаны күрде. Ул үзе прастуй гына киенгән, балаларның икесе дә шул арада гына тегелгән өр-яңа ак киемнәр, ак ленталы эшләпәләр кигәннәр, ак оеклар өстенә - кечкенә-кечкенә сары башмаклар. Шәмси бер карады - ышанмады, икенче карады - ышанмады. Менә Анна ишеккә таба әйләнде, аның берлән бергә балалар да әйләнде. Анна кулын күтәреп акыртын гына төртенә башлады.
Аның артыннан балалар да төртенде. Аларның кечкенә куллары бер күтәрелеп, бер төшерелеп һавада уйнады. Шәмсине бердән җен биләде. Ул баскан йиреннән сикереп төшеп, шул балаларны Аннаның кулыннан тартып алмакчы булды. Аннаны сугып егып тапмакчы, измәкче булды. Әллә ни тотты, әллә ни тартты. Ул яшенә тыгылды, аягы катты. Тәнен генә түгел, күңелен дә көзән җыерды. Әллә нинди көч аны куды, балалары чукында йирдән куды. Зыр итеп борылды да китте. Кая барганын белмәенчә, ни эшләгәнен уйламаенча, карбызын, кавынын күтәреп китте..."
(Гаяз Исхакый, әсәрләр, 2нче том, "Ул әле өйләнмәгән иде", 411-412нче битләр)
#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #егерменчекөн

0
У записи 21 лайков,
0 репостов,
860 просмотров.
0 репостов,
860 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина