Яратышу булмаса Ярлар парын мәңге тапмас, Күздә очкын...

Яратышу булмаса

Ярлар парын мәңге тапмас,
Күздә очкын тормаса.
Дөньяның нинди яме бар,
Җанда сөю булмаса?

Җиһаннарга очмый күңел,
Ләззәтләнеп тормаса,
Тик ләззәт тә мәңге түгел,
Газаплары булмаса.

Кайнар мәхәббәт тә сүнә,
Ялкынланып тормаса,
Хәсрәүгә - Ширин, Мәҗнүнгә
Үз Ләйләсе булмаса.

Хәтта язлар дәртләндерми,
Чәчкә атып тормаса.
Яшәү гаме калмас иде,
Яратышу булмаса.

(Флёра Тарханова, "Яшьлек эзем калган сукмаклар", 121нче бит)

#әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды
#ФлёраТарханова
#бишенчекөн
0
У записи 28 лайков,
2 репостов,
831 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям