Миңа да кояш кирәк ???? Туңам, өшим, катам...

Миңа да кояш кирәк ????

Туңам, өшим, катам кебек -
Йөрәгем килә өшеп.
Бозлы баскычлардан таеп,
Барам чоңгылга төшеп.

Күкләргә карыйм ышанып -
Кояш качкан болытка.
Туңам, өшим, катам кебек,
Күктә кояш булып та.

Үзем кояш булсам иде,
Бозлар эретер идем.
Чоңгылдагы бар җаннарны,
Бәлки, терелтер идем.

... Туңам, өшим, катам кебек,
Йөрәгем тибә сирәк.
Чоңгыллардан чыгарырлык
Миңа да кояш кирәк!

(Раил Гатауллин "Иң зур сер", 55нче бит)
0
У записи 56 лайков,
0 репостов,
775 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям