"Мине - сиңа, сине - миңа" Безнең яшьлек...

"Мине - сиңа, сине - миңа"

Безнең яшьлек гел янәшә барган,
Кыш кышлаган, җәен җәйләгән.
Хисләр
Мине - сиңа,
Сине - миңа
Искәрмәстән генә бәйләгән.
Әллә ничек җаным ятим иде,
Сиңа таба күңел әйдәгән.
Гомер
Мине - сиңа,
Сине - миңа
Каты җепләр белән бәйләгән.
Егетләр күп йөрде минем янда,
Сине генә йөрәк сайлаган.
Тормыш
Мине - сиңа,
Сине - миңа
Ычкынмаслык итеп бәйләгән.

(Хисам Камал "Мәхәббәт хакы: шигырьләр, поэмалар", 31нче бит)

#әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды
#ХисамКамал
#дүртенчекөн
0
У записи 17 лайков,
0 репостов,
815 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям