Кайнар кочагыңа чумып, Сеңеп каласым килә, Йөрәгеңә үтеп...

Кайнар кочагыңа чумып,
Сеңеп каласым килә,
Йөрәгеңә үтеп кереп,
Дөрләп янасым килә.
Януымның ялкыннары
Сине миңа төрсен дә
Инде минле йөрәгеңә
Китермәсен берсен дә.
Ятларга күз салсаң әгәр,
Җанга яра уерсың.
Сине миңа төргән утта
Көеп күмер булырсың.
Шул күмерне йөрәгемә
Елый-елый күмәрмен...
Синсез яшәү газабыннан
Саташыплар үләрмен.

(Флёра Тарханова "Йөрәгемә яшерелгән серләр", 107нче бит)

#әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды
#ФлёраТарханова
#җиденчекөн
0
У записи 12 лайков,
0 репостов,
557 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям