Көзге салкын кичтә Караңгы килә төшеп, Урамнан барам...

Көзге салкын кичтә

Караңгы килә төшеп,
Урамнан барам өшеп.
Йөри-йөри, аяктагы
Бармаклар беткән шешеп.

Яңгыры ява ишеп,
Зонтны да үтә тишеп.
Бозга әйләнә күпләре,
Җиткәндә җиргә төшеп.

Көз ачкан кышка ишек,
Килә аңа бирешеп.
Агачлар да бу салкында
Тора кебек бөрешеп.

Йөрмик урамда өшеп,
Әйдә, шулай килешик:
Кышкы йокыга талыйк та
Аннан язын күрешик!

(Раил Гатауллин "Иң зур сер", 109нчы бит)

#әдәбимарафон #татарстанязучыларберлеге #татнетныүстерүфонды
#РаилГатауллин
#сигезенчекөн
0
У записи 12 лайков,
0 репостов,
749 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям