#әдәбимарафон * * * Беренче тапкыр күрүем, Шулай...

#әдәбимарафон

* * *
Беренче тапкыр күрүем,
Шулай да таныйм кебек...
Күзләрең аша йөземә
Язмышым карый кебек...

Сурәтең хыял күгендә
Ай булып туган иде;
Тик минем ялгыз йөрәктән
Еракта сыман иде.

Беренче күрү таңының
Аягы җиңел микән...
Үкенечкә булыр микән ул,
Бәхетләр китерер микән?..

Хәсән Туфан
0
У записи 12 лайков,
0 репостов,
737 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям