#әдәбимарафон "...Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда...

#әдәбимарафон

"...Минем уемча, болай булырга кирәк: борын заманда безнең милләт, үзенең иптәшләре вә аркадашлары булган башка милләтләр илә, фәкыйрь генә, тыныч кына, күңелсез генә яшәгән. Берничә гасырлар безнең милләт алар илә казандаш һәм чәйдәш булып, барчасы бергә, ачлы-туклы гына булса да, тыныч кына, тату гына гомер иткәннәр. Шулай тыныч кына торганда, ни хикмәттәндер башка милләтләр, һәрберсе бер Сөләйман мөлкен алып, үзләренә җилләрне, парларны, утларны, һаваларны хезмәтче иткәннәр; һәртөрле җан-җанвар, кош-кортларны мө-сәххәр иткәннәр, хәтта тәхеткә утырып, күкләрдә очып, су төпләрендә балыклар илә бергә йөри башлаганнар. Безнең милләт, мискин, шул вакытта йоклаганмы, ни эшләгәндер, мин анысын белмим, ләкин безнең милләт баягы иптәшләренең кисәктән генә болай ук югары китүләренә тәкать тота алмаган, дәр-халь һушы китеп егылган; «Сагълүк» китабыңча әйтсәм, мө-гаммә галәйһи булган. Менә шул ятудан безнең милләт һаман да ятадыр. Соң инде аны ничек һушына китерик? Бу тугърыда минем фикре касыйрем болай дип әйтә: без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веер-лары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә итти-факъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын; шуннан соң бу вәгазьләрне сөйлик: «И бичара милләт, син ул иптәшләреңнән курыкма. Аларның хәленә исең китмәсен; әгәр алар эшләгәнне эшләсәң, алар күргәнне күрсәң, алар белгәнне белсәң, син дә алар дәрәҗәсенә менә аласың; Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һичкемгә хас түгелдер, һәм бу галәм — га-ләмел-әсбабтыр. һәм дә ялан сөйләмәсе мөхаль вә мәмнугъ булган мөхбире садыйк әфәндемез дә: «Кеше тырышса, табар»,— боермышлардыр. Тырышкан вә тырмашкан вакытларында синең бабаларың булган Багдад вә Әндәлес әһалисе бик каты тәрәкъкый иттеләр. Аларны күргәндә башка милләтләр, синең кеби, һушлары китеп егылалар иде...»"

Г.Тукай "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?"
0
У записи 8 лайков,
0 репостов,
847 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям