Кайбер кызларның кычкырып әйтелмәгән уйлары...???????? Кайда соң сез??...

Кайбер кызларның кычкырып әйтелмәгән уйлары...????????

Кайда соң сез??

Мин буйсынып яшәр кеше кайда микән,
Тумаганмы әллә һаман бу дөньяга?
Әллә үзем, тоткарланып, соңардыммы?-
Гаярь ирләр китеп беткән әллә кая.

Калганнарның гәүдә булса, акыл кыска,
Акыл булса, башка ягы җитеп бетми,
Борыны белән җир сөргәннәр чутта да юк-
Ни буй-сыны, акылы да килде-китте.

Әй егетләр!
Дәрәҗәгез төшеп бара - сизмисезме?
Түнәр өчен һаман агу эзлисезме?
Бу хәлегез әрнү сала - белмисезме?
Гүзәл затлар еш тол кала - күрмисезме?

Ямьсез сүзләр һәм дорфалык "бизи" сезне,
"Назлы гөлем, оҗмаһ кошым" - сезнең сүзме?
Сез аларны гасырлардан эзлисезме?
Газыйм* булу бик авыр шул - түзмисезме?

____________________
*Газыйм - бөек, зыялы, җитди

(Флера Тарханова "Йөрәгемә яшерелгән серләр", 43нче бит)

#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #дүртенчекөн
0
У записи 66 лайков,
0 репостов,
1229 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям