"Күзләрне булмый алдап"
Сүзләрнең була төрлесе -
Чыннары, ялганнары.
Ялган сүздән бик күпләрнең
Каныйлар яралары.
Сүзләр белән алдап була,
Алдамыйлар күзләр генә.
Ялганыңны тотып була
Әйтелгән сүзләреңдә.
Дөреслекне белим дисәң,
Кара син күзләренә.
Ялган бәреп чыгар шунда
Кешенең йөзләренә.
Иң яхшысы, сез, гомумән,
Ялган сүз сөйләмәгез.
Очсыз сүзләргә ышанып
Кыйбаттан түләмәгез!
2017
(Раил Гатауллин "Ин зур сер", 76нчы бит)
#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #бишенчекөн
Сүзләрнең була төрлесе -
Чыннары, ялганнары.
Ялган сүздән бик күпләрнең
Каныйлар яралары.
Сүзләр белән алдап була,
Алдамыйлар күзләр генә.
Ялганыңны тотып була
Әйтелгән сүзләреңдә.
Дөреслекне белим дисәң,
Кара син күзләренә.
Ялган бәреп чыгар шунда
Кешенең йөзләренә.
Иң яхшысы, сез, гомумән,
Ялган сүз сөйләмәгез.
Очсыз сүзләргә ышанып
Кыйбаттан түләмәгез!
2017
(Раил Гатауллин "Ин зур сер", 76нчы бит)
#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #бишенчекөн
0
У записи 31 лайков,
1 репостов,
968 просмотров.
1 репостов,
968 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина