Халкыбызның ярәштерү йоласы нәтиҗәсендә элек булган хәл... Социаль челтәрләр булмаган, юл озак булган... Матурлык - каты көч! ???? Күрдең-үлдең! ????
"...Вәлинең күзе алдына: озын сачле, зифа буйлы, матур йөзле, энҗе тешле, зур көләр күзле, нурлы керфекле Лулу килеп басты. Ул аны көтә, аны шул, үзенең шулкадәр мәшәкатьләнеп укуы өчен, шулкадәр зур фидаилык кылып гыйффәтене саклавы өчен, шул матур саче берлә чолгап алырга, шул матур күз берлә көлеп карарга, шул матур ирене берлә үбәргә, шул зифа буе берлә кочагына керергә көтә кеби булды...
- Тыр-р!..
Вәли сикереп төшеп, әлеге уйдан аерыла алмаенча, ишеккә таба борылды. Ишекне ачу берлә ул, аны "үлием" дип көтеп тора торган Лулуның турында аягына егылмакчы, аның нечкә кулларын кысмакчы, аның ут кеби кызу авызыны үпмәкче булды.
Ишек ачылды, ишек ябылды, чаршау селкенде. Вәли:"Лулу!" - дип әйтергә өлгермәде. Күз алдына: зур табак битле, калын куе кашлы, кечкенә күзле, утын кеби зур куллы, чүмәлә кеби зур тәнле бер хатын кулыны сузды.
Вәлинең күз алды караңгыланды... Аның теге хыял кызы моның янына килеп басты. Ул, Вәлигә карап:
- Менә шуның өчен Коръән хафиз кылдың, шуның өчен мәдрәсәдә изелдең, шуның өчен Гарәбстанда өч ел тордың, шуның өчен, әллә ничә мәртәбә тугры килгәндә файдалана алмаенча, гыйффәтеңне сакладың! - диде.
Вәли, ни дигәнен белмәенчә, әллә нинди, бөтен дөньяны куркытырлык тавыш берлә:
- Лулу!!- дип кычкырды да егылды. Аның йөрәге ярылды.
Икенче көнне шәһәрнең бөтен мәсҗедләрендә Вәли хафиз рухына тәһлил намазы укылды."
(Гаяз Исхакый, әсәрләр, 2нче том, "Көтелгән бикәч", 142нче бит)
#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #ундүртенчекөн

0
У записи 20 лайков,
0 репостов,
959 просмотров.
0 репостов,
959 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина