"...Еракта-еракта гына урман өстеннән күренә торган ак дачаның гына бер тәрәзәсен кояш сөюеннән туктамады: аерыласы килмәгән яшьләр кебек, ул аңарга нур өемнәре йибәрде, һаман күз кысты. Менә ул да моңайды, ул да сүнде. Шуны гына көтеп торган кебек, өстеннән яшел сыман чәчәкләр таратып бер йолдыз йөзә башлады. Аңар кызыкты булырга кирәк, күлнең бу башында тагы берсе моң гына нуры берлән йөзә башлады. Алар артыннан икенчеләр, өченче, дүртенчеләре китте. Озак үтмәде, бөтен күл өсте йолдыз берлән тулып, бөтен күлнең буе-аркылысында йолдызлар кисешә-кисешә, ярыша-ярыша йөгерешә башладылар. Кайсылары, иптәшләре, кардәшләре килгәнне көткән кебек, шул күлнең эчендәге асыл ташлар, хикмәтле серләрне карап торган кебек, тик бер йирдә катып тордылар..."
(Гаяз Исхакый, әсәрләр, 2нче том, "Ул әле өйләнмәгән иде", 374нче бит)
#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #унбишенчекөн

0
У записи 32 лайков,
0 репостов,
982 просмотров.
0 репостов,
982 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина