Бик исем китте әле, бу шигырьнең "Минем каләм...

Бик исем китте әле, бу шигырьнең "Минем каләм тибрәнеше" файлында булмавына... Барыгызга да файлны җибәреп, анда аның барлыгын уйлаган идем... Блокнотта кул язуымны таптым, югалмас өчен, монда язып калдырам...

********************

Очень удивилась, что это стихотворение отсутствует в файле "Колебание моего пера"... Всем отправляла данный файл с мыслью о его наличии там... Нашла запись ручкой в блокноте, чтобы не потерять размещаю здесь...

Петербургка...

«Төньяк башкаласы» диләр сине,
Сиңа яшьтән күңел ашкынган.
Монда язмыш алып килде мине
Мәхәббәт һәм ләззәт ташкыныннан.

Хәтта монда, ерак җирләрдә дә,
Очраттым мин үз милләтемне.
Петербургка гашыйк булсам да,
Оныта алмыйм Әлмәтемне...

Монда, Нева ярларында гына,
Мин яшим, сөям, яратам,
Иҗат итәм, аралашам, гашыйк булам,
Дусларыма киңәш таратам!..

Яз, 2005 ел.
0
У записи 8 лайков,
0 репостов.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям