Кадерле Айнур һәм Әдилә! Чын йөрәктән барлык Санкт-Петербург...

Кадерле Айнур һәм Әдилә!

Чын йөрәктән барлык Санкт-Петербург татар яшьләре исеменнән никахыгыз белән тәбрик итәбез!!!Безнең өчен бу бик көтелгән мизгел иде...

Сез минем өчен шундый көтмәгәндә Петербургта пәйда булдыгыз һәм шулай ук көтмәгәндә Казанга күчеп киттегез (ниһаять, туган көнем алдыннан, барлык аңлап бетерә алмаганыбызны аңлатып-сөйләшеп булды дигәндә)!
Һәрберегезнең язмышында бер-берегезнең булуына һәрберегез БИК бәхетле булырга тиеш!!! Һәрберегез кабатланмас һәм якты шәхесләр: Айнур - креативщик, Әдилә - зур киләчәге булган сандугачыбыз! Әдилә, Айнурның сине омтылышларыңда аңлый алуы - зур әһәмияткә ия булган хәзинә, аңла шуны һәм сакла аны! Бергә ясалган проектларыгыз зур уңышка ирешсен!
Кызганычка каршы, безнең бергә проектларыбыз булмады диярлек, КВН командасы белән мин оештырган концерттагы чыгышыгыздан башка (тамашачы реакциясе буенча - ул бик якты булды! Рәхмәт!), ләкин быел җәен, татар яшьләре форумында Арчадан Казанга кайткан чакта Айнурның безгә Әдилә белән автобуста татарлар тарихы турында күтәренке рух белән сөйләве нигәдер күңелемдә уелып калды...Сезнең белән кызык һәм рәхәт!

Тормышта һәм язмышта нәрсәләр генә булса да, бер-берегезгә булган хисләрегезне югалтмаска тырышыгыз, бәхетле булыгыз, имин яшәгез! Без сезне БИК яратабыз!!!❤❤❤❤❤
P.s.: Петербургка килгәч, кунакка көтәм, кайда яшәгәнемне беләсез!
0
У записи 8 лайков,
0 репостов,
445 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям