Кадерле әниебез! Туган көнең белән!!! Мин сине ЯРАТАМ!!!...

Кадерле әниебез! Туган көнең белән!!! Мин сине ЯРАТАМ!!! Күңелеңдә һәрвакыт яз һәм наз булсын, безне илһамландырып һәм таянычыбыз булып озак-озак еллар яшә!

********************
Дорогая мамочка! С днём Рождения! Я тебя ОЧЕНЬ люблю!!!! Пусть в твоей душе всегда живут весна и ласка, живи много-много лет, вдохновляя и поддерживая нас!!!

P.s.: Мне ОЧЕНЬ нужна была твоя поддержка в декабре на конкурсе в Казани, спасибо!!! Ты мне даешь такую уверенность в себе, что даже то, что я с белым платьем одела кирпичного цвета колготки и с достоинством гуляла в ТЦ "Южный", меня нисколько не смутило, наоборот, предало такую уверенность,что даже мужчина с двумя детьми прервал разговор по телефону, остановил меня со словами: "А Вы знаете, что Вы ОЧЕНЬ красивая!" (пока ты в магазине застряла)...)))))))))))))))))))

«Әниемнең туган көненә»

Язның нәкъ уртасында тугансын,
Туган көнең белән тәбрик итәм!
Дөньядагы иң якын кешем буласың,
Очрашуны түзә алмыйча көтәм.

Язгы җилләр сиңа мәхәббәтем булсын,
Кояш нуры елмаюымны китерсен,
Чәчәкләрнең иң матуры минем сурәтемне,
Гөрләвекләр - тавышымны искә төшерсен.

Әгәр туган көнеңдә яңгыр яуса,
Аның тамчылары - минем шатлык яшьләрем,
Әгәр ап-ак бөртек карлар җиргә ятса,
Алар – синең белән бергә булган төшләрем.

Әгәр явым-төшем яумаса,
Туган көнеңдәэ җилле көн булса,
Кояш нурлары балкып яктыртмаса,
Сагыш хисе күңелендә торса,

Әни! Син генә түгел, мин дә бит сине
Үлеп, көеп, янып, бик нык сагынам!
Шуңа күрә сиңа булган сөю хисемне
Бу юлларга сыйдырырга тырышам!

Әни, әгәр ерак булсак та,
Син hәрвакыт минем күңелдә,
Төрле шәhәрләрдә торсак та,
Син hәрвакыт йөрәк түремдә.

Җылы сүзлэрнең иң назлысы - синең өчен,
Чәчәкләрнең иң матуры – синеке,
Бүген өйне ямьгә сибсен синең шатлык хисе,
Әниләрнең иң яхшысы – минеке!


Бүген безнең уртак мәхәббәтне
Тәшкил итә ерак аралар,
Сиңа булган олы хисемне дә
Аңлаталар миңа бит алар!

Әни! Туган көнең котлы булсын!
Кунакларың күңел ачып ял итсен.
Теләкләре, изге уйлары да
Сизелмичә тиз арада кабул булсын!

Әни! Бүген – синең көнең,
Бүген барнәрсә синең өчен була:
Көнең генә түгел, төнең дә,
Караңгы күк тә йолдызлар белән тула.

Әгәр күктә күп йолдызлар булса,
Иң яктысы – ул мин булам:
«Әни, туган көнең белән!» – диеп,
Күктән сиңа карап торам.

Әгәр йолдызлы төн булмаса,
Әни, син бел: мин гел синең күңелдә,
Әгәр шул төнне ай тулмаса,
Әни, син hәрвакыт йөрәк түремдә.

Әнкәй, бүген синең өчен
Бик күп җылы сүзләр таратам,
Yзең инде аңлыйсыңдыр:
Мин сине бик нык яратам!

6.04.2004
#АльбинаИшмурзина #яратамӘниемне #Туганкөнеңбелән❤????
0
У записи 39 лайков,
0 репостов,
638 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям