????"Татар теле атнасына 2 тапкыр гына калды... Нәрсә...

????"Татар теле атнасына 2 тапкыр гына калды... Нәрсә эшләп була соң? Кая татар теле укытучылары китәчәк? "????

Мин Татарстанда үстем, башлангыч сыйныфларда укыган чакларда әти-әнием татарча имля язарга булыша да алмыйлар иде. Бик кызганыч иде. Күрше әбине гел сорап тора идек.
Беренчедән татар теле гел гаиләдә булырга тиеш диләр. Мин моның белән тулысынча килешә алмыйм, чөнки үзем 5нче сыйныфта рус мәктәбеннән Әлмәт шәһәрендәге Р.Фәхретдин исемендәге татар гимназиясенә күчтем. Татар теле гимназиядә сеңде, андагы мохит мине татар теленә өйрәтте. Әтием анда укуыма каршы иде. Хәзер үзе дә татарча бик матур сөйли!
Гимназиядә барлык фәннәрем татар телендә иде. Әйе, авыр иде. Әнием белән иртәнге 4ләр тирәсенә тәрҗемә итеп утырганым, минем йокыга китә торган чакларым, ә әниемнең татарча әдәбият әсәрләрен миңа укуы һаман күзалдымда. Телне өйрәнү кешенең үзеннән, теләгенең нинди дәрәҗәдә булуы белән бәйле.
2003нче елда Санкт-Петербургка килгәч, телне кайда кулланырга мөмкин икәнен аңламый идем, университетта гел татарча аңлатырга тели идем, чөнки татарча уйлый идем. Татар концертына бардым, татарлар белән таныштым, татар телен укытырга тәкъдим иттеләр. Һаман шуның белән шөгыльләнәм. Мин татар телен беләм, башкаларны да өйрәтәчәкмен!
Инглиз телен өйрәнегез диләр, халыкара тел диләр. Минем өчен татар теле халыкара тел. Кайда гына чит илгә барсам да, татарларны табарга тырышам. Дусларым да кайда гына бармасыннар, аларга татар җәмгыятьләрен табып, аларга татар оешмалары белән элемтәгә керергә киңәш итәм, кайвакыт үзем дә алар өчен аралаша идем.
Мин Петербургта 2004нче елдан бирле татар телен укытам. Әлбәттә күпчелек килүчеләр татар телен өйрәнергә генә түгел, ә үзенә ярны табарга килә. Татар гаиләләрен коралар да, шуның белән татар телен өйрәнү теләге сүнә. Әгәр башка милләт кешесенә кияүгә чыккан яисә өйләнгән булсалар, бәлки телне дә өйрәнер иделәр дигән уйлар да килә... Атнасына бер тапкыр татар телен укытам, ләкин "теләгән кеше морадына ирешә" диләр безнең халыкта!..
Бәлки, татар мәктәпләрен, татар гимназияләрен ачарга кирәк, хосусый милек шартларында булса да? Безнең гимназиядә укытучылар җаннарын биреп укыта иделәр. Кайвакыт дәресләрдән күз яшьләре белән чыга идек.
Атнасына 2 тапкыр татар теле - ул чит ил теле буларак өйрәтү бит! Инглиз телен дә шулай өйрәнәбез. Димәк, татар телен туган тел буларак өйрәнүе барыбер мөһимрәк! Шуңа күрә Татарстанда ул интенсиврак булырга тиеш, рус теле белән беррәттән. Укыдык, үстек, авыр булса да. Күпкырлы шәхесләр булдык.
Татарстан – ул халкыбызның үз җирлеге...Без бит горур халык, безне җәберләгән чакта, без гел берләшәбез!.. Нәрсә эшләргә мөмкин?.. Әйдәгез, бергә уйлыйк әле!...
Бүгенге көндә мин үзем КФУның 2нче курс магистранты, татар филологына укыйм. Шуннан башка да татар җырларын да язам, аларның тәрҗемәсен дә үземнең кичәләремдә таратам. Укыгыз, өйрәнегез!..
Ә син туган телелеңне саклар өчен ниләр эшлисең?

Әйдәгез әле бүгенге көннән алып татар телен белгән кешеләр бер-беребез белән татар телендә аралашыйк! Без телне кулланмасак, кем кулланачак? Үзебездән башлыйк әле, дуслар!?..

P.S.: Петербург татар яшьләре битараф түгел, үзләренең уртаклашуын, татар телен өйрәтүдә киметүгә каршы булуыбызны ничек белдерергә белмибез, диләр!

#күңелемсыкрый дигән хәл #Татарстан без синең белән! #татартеле #Минтатарчасөйләшәм #Минтатарчаязам #Минтатарчаукыйм #татартеленсаклыйк
0
У записи 63 лайков,
1 репостов,
1749 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям