#әдәбимарафон "...Сырты сындырылган халык без. Гасырлар буе шәхесе...

#әдәбимарафон

"...Сырты сындырылган халык без. Гасырлар буе шәхесе тамчылап сыгылган халык. Татар булып яшәү авыр бездә. Әнә шул татарлыкны яшерү өчен урысча сөйләшә, урысча киенә, урысча эчә алар. һәм соңгы чиктә барып терәләләр дә — алар ни урыс була алмый, ни татарлыгын югалта. — Комендант бертын сүзсез торды. — Халык, дибез... Ул бөек, дибез. Дөрес түгел. Халык — ул масса, сарык көтүе белән бер ул. Халыкны шәхесләр күтәрә, шәхесләр бөек итә. Ә без бүген тулай торакның сәрхуш татарлары, урысча сүгенгән, урыска табынган татарлары өчен түгел, ә шәхес булырлык татарлар өчен көрәшергә, аларны күтәрергә тиешбез. Шәхесләрне адәм итәргә, аякка бастырырга, ә сарык көтүендәге бәрәннәрне шәхес итеп тәрбияләргә тиешбез..."

Марат Кәбиров "Мәхәббәттән җырлар кала"
0
У записи 16 лайков,
1 репостов,
830 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям