#әдәбимарафон "...Безнең милләт кайда гына юк! Бөтен Җир...

#әдәбимарафон

"...Безнең милләт кайда гына юк! Бөтен Җир шарына сибелгән, сачылган, таралган ул. Нью- Йоркта, Сан-Францискода дистәләрчә татар гаиләсе яши. Су¬оми илендә, Австралиядә, Япониядә, Германиядә, Төркиядә, Кытайда... Тагын әле башка җирләрдә күпмедер... Беркайда да халкыбыз югалып калмаган, бетмәгән, аякка баса алган. Моңа алар ничек ирешкән дип беләсен? Барысы да тик хезмәт белән, үзара ярдәмләшү белән. Чәчең белән җир себер, төн йоклама, эшлә, тырыш. Кануныбыз шул. Без сәясәттән ерак, кайсыдыр илнең сугышларында катнашу безнең эшебез түгел. Башка милләтләрне сугыш-тарткалаш юлы белән түгел, бары тик акыл өстенлеге белән генә уздыра алырбыз. Әйе, кайчандыр булган ул сугышлар. Татар кавеме дөньяны үз кулында тоткан, патшаларны, корольләрне дер селкеткән. Андый чаклар да булган. Хәзер заманы ул түгел. Хәзер андый көч-куәт юк инде. Ләкин белеп тор, безнең милләтебезнең асылына, тамырына белемгә, аңга омтылу, акыл куәте оеткысы салынган. Әнә шул оеткыны үстерергә, шуны файдаланырга кирәк. Юлыбыз шул гына. Акыл кирәк җирдә татар булсын! Акыл белән эш итик! Элекке даныбызны, шаныбызны шулай кайтарырбыз. Безгә күп нәрсәдә яһүдиләрдән үрнәк аласы да аласы..."

Флүс Латыйфи "Ишелеп төшкән бәхет"
0
У записи 12 лайков,
1 репостов,
795 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям