#әдәбимарафон "...Безнең арада һаман сүз ялганып китә алмый....

#әдәбимарафон

"...Безнең арада һаман сүз ялганып китә алмый. Әллә нәрсәләр сөйләрмен, әллә нәрсәләр киңәшермен, аңа гына, бары аңа гына, әле беркемгә дә әйтелмәгән сүзләремне әйтермен дип кайткан идем. Каршымда әллә нинди чит кеше утыра кебек. Алмаз да кебек, түгел дә. Исеме шул, менә күзләре, чәчләре дә элеккеге Алмазныкы бугай әле, ә менә күңеле, уйлары, хыяллары - мин белгән Алмазныкы түгел кебек. Тукта, нинди син белгән Алмаз ул? Син аны ни дәрәҗәдә белә идең соң? Йә, син аны ничә тапкыр күрдең?Ике. Берсе - урман юлында, икенчесе, яңгыр яуган көнне су буенда.Калганын идеалга әйләндереп, шушы кеше тирәсендә син үзең утырдың. Үзең ничек күрергә телисең, күңелеңдә әнә шундый образ тудырдың. Тормыштагы үзең белгән бөтен яхшы сыйфатларны, гади кешеләрнең кулыннан килмәгән бөтен бөеклекләрне, фанатикларча инану белән, син шушы кеше тирәсенә җыйдың. Менә хәзер, кайтып үзе белән очрашкач, күңелендәге артык гадилек, артык гадәтилек белән уртак сүз таба алмагач, бер-берсен танымагач, тапмагач, диванның икебез ике башында тын гына утырабыз. Алмазның йокысы килә, туктаусыз иснәнә, ә минем уянасым, үз саташуларымнан, үз хыялларымнан уянасым килми. Ул минем төшләремдә җанлырак иде, ул минем хыялларымда җүләррәк иде, ул минем саташуларымда назлырак иде..."

Фәүзия Бәйрәмова "Болын"
0
У записи 13 лайков,
1 репостов,
1191 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям