#әдәбимарафон "Авырып яттым, дисәләр, ышанмаслар, Яраландым, дисәм, ярамас!...

#әдәбимарафон

"Авырып яттым, дисәләр, ышанмаслар,
Яраландым, дисәм, ярамас! -
Җөйләттем дә сөрттем кан тапларын -
Җөйне кем дә сүтеп карамас!
...Әйтми түздем!
Үзем генә белдем
Хәлләремнең авыр чакларын.
Кабат килдем дуслар каршысына,
Киеп күлмәгемнең ап-агын.
- Исән-сау! - дип шатландылар дуслар,
Баштанаяк сынап карагач...
Тизрәк эшкә күмелергә кирәк!
Җиңелергә миңа ярамас!

Флера Гыйззәтуллина "Ярамас"
0
У записи 12 лайков,
1 репостов,
965 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям