Мәктәптә укыган чакта укылган күпчелек классик әсәрдә татар...

Мәктәптә укыган чакта укылган күпчелек классик әсәрдә татар хатын-кызы хокуксыз, бәхетсез, күп газаплар чиккән образда истә калды. Нигә татар хатын-кызы гел бәхетсез соңмы ул?.. Татар хатын-кызының бәхетле булган әсәрләрне комментарийларда киңәш итсәгез, бәхетле булыр идем! ????

"Ул, башка халык кызлары кебек, үзе сөйгәнне генә сөясе, үзе яратканны гына яратасы, үзе теләгән тормыш берлә генә торасы килә башлады. Ул анасының кушуы берлә йөри торган, атасының әмере берлә сөя торган, әллә нинди карчыкларның димнәре берлә, әллә кемнең хатыны була торган, әллә нинди мулланың бер-ике авыз сүзе берлә аерыла торган машиналыктан чыгасы, ул дөньядан әллә кая, еракка-еракка китәсе, ул дөньяны бөтенләй ташлыйсы, мәңгегә шул зиндан өйләрдән китәсе, гомерлеккә шул "ярамый", "килешми" богауларын өзәсе килде."

(Гаяз Исхакый "Хәлимә туташ", әсәрләр, 2 том, 18нче бит)

#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #икенчекөн
0
У записи 60 лайков,
0 репостов,
1122 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям