"...Картлар да: "Искеләрдән гыйбрәт ал, яңа юлга нигез...

"...Картлар да: "Искеләрдән гыйбрәт ал, яңа юлга нигез сал",- дигәннәр. Ата-ана сүзеннән гыйбрәт алырга кирәк, үз гакылыңа салып эш йөртергә кирәк! Бу заманга инде ата-ана сүзләре белән генә ярап булмый! Замана үзе безне әллә ниләргә куша инде. Безнең әниләр заманында башта аршын ярымлы ак калфак иде, өстә үзләре эшләгән күлмәк иде, камзуллары бөтенләй көмеш тәңкә, мәрҗән белән каелып беткән иде; ул читек-кәвешнең исеме дә юк иде. Әле аш-су тагы, ботка белән куастан башка нәрсә юк иде; өйләрдә чыра яндыралар иде; лампаны, бәлки, уйлаган кеше дә юк иде. Замана заманага охшамый шул, безнең заманада инде әлимичествалар яндыра башладылар."

(Гаяз Исхакый, әсәрләр, 4нче том, "Өч хатын берлән тормыш", 11нче бит)

#АльбинаИшмурзина #әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #тугызынчыкөн
0
У записи 42 лайков,
1 репостов,
1655 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям