Елмай әле "Елмай әле күзләремә карап - Татлы...

Елмай әле

"Елмай әле күзләремә карап -
Татлы шәраб торсын бер читтә.
Очкын чәчеп, ихлас елмаюың -
Шампан - шәрабларсыз исертә.

Елмаюың күрсәм, дәртем арта,
Ярсулары арта күңелнең,
Сине очратканчы бер генә дә
Мондый түгел, түгел идем мин.

Әллә нишлим син елмаеп баксаң -
Татлы шәраб торсын бер читтә,
Тылсымыңа буйсынам да китәм", -
Дидең мине өзелеп-өзелеп көткән,
Кочагыңа алып, суырып үпкән,
Мине гашыйк иткән бер кичтә.

(Флера Тарханова "Йөрәгемә яшерелгән серләр", 158нче бит)

#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанкитапнәшрияты100ел
#Петербургтатаряшьләре #Петербургтатарлары #Тотальуку #унберенчекөн
0
У записи 69 лайков,
0 репостов,
1082 просмотров.
Эту запись оставил(а) на своей стене Альбина Ишмурзина

Понравилось следующим людям